Артём Айдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Артём Айдинов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Артём Айдинов
А.Н.Айдинов.jpg
Туган телдә исем Артём Николай улы Айдинов
Туган 22 июль 1947(1947-07-22)
Тбилиси
Үлгән 6 декабрь 1965(1965-12-06) (18 яшь)
Казан
Милләт әрмән
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Һөнәре студент
Ата-ана
  • Николай Артём улы (әти)
  • Офелия Рафаэль кызы (әни)

Артём Айдинов, Артём Николай улы Айдинов (Айдинов, Артём Николаевич) (1947 елның 22 июле, Тбилиси1965 елның 6 декабре, Казан) — Казан авиация институтының беренче курс студенты, сугышчан комсомол дружинасы (БКД) әгъзасы, 1965 елның 6 декабрендә Казан урамында кизү торганда хулиганнар кулыннан һәлак була. Исеме Казандагы урамга, мәктәпкә бирелгән, аның исемендәге еллык шәһәр премиясе булдырылган.

Тәрҗемәи хәле

1947 елның 22 июлендә Тбилисидә чик сакчысы - офицер гаиләсендә туган. Кичке мәктәптә укып, инструментлар заводында электрик булып эшли. Баскетбол буенче беренче разрядка ия була, Гөрҗистанның баскетбол буенча җыелма командасында уйный. Унсигез яшендә Казанга килә, Казан авиация институтының двигательләр төзү факультетына укырга керә. 1965 елның 3 сентябрендә КАИның сугышчан комсомол дружинасына (СКД, рус. БКД) языла, шәһәр урамнарында җәмәгать тәртибен саклый.

1965 елның 6 декабрендә А. Айдинов Короленко урамында урнашкан дружинниклар штабында кизү тора. Штабка «Күршедәге Гагарин урамында кеше кыйныйлар» дигән хәбәр килгәч, курсташы Леонид Штейнберг белән җинаять урынына йөгерәләр. Хулиганнарны тоткарлаганда, дружинникларның икесе дә пычак ярасы ала. А. Айдиновны табиблар коткарып кала алмый. Участковый Риф Хәйретдин улы Моратов җинаятьчеләрне тоткарлауны оештыра.

«Макар» кушаматлы Анатолий Савченконы (18 яшьтә) атарга, «Бычок» кушаматлы Виктор Ермолаевны 13 елга ирегеннән мәхрүм итәргә хөкем итәләр[1].

Артемның җәсәден КАИ тулай торагыннан Казан аэропортына кадәр бик күп кеше озата бара. Мәскәү аэропортында очкычны Мәскәү вузлары студентлары каршы алып, Тбилисигә озатып кала. Артем туган шәһәре Тбилисидә җирләнә[2].

Хәтер

Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Артём Айдинов фотосурәтләре.

Әдәбият

  1. Казань в памятниках истории и культуры. К.: ТКН, 1982.
  2. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.: Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7

Моны да карагыз

Сылтамалар

Искәрмәләр