Габдулла Кариев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдулла Кариев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Габдулла Кариев
GadbullaKariev.jpg
Туган телдә исем Миңлебай Хәйрулла улы Хәйруллин
Туган 8 май 1886(1886-05-08)
Күлбай Мораса, Чистай өязе, Казан губернасы, Русия империясе
Үлгән 28 гыйнвар 1920(1920-01-28) (33 яшь)
Казан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
Һөнәре актёр, режиссёр
Ата-ана
  • Хәйрулла (әти)

Габдулла Кариев (Миңлебай Хәйруллин; 8 май 1886, Күлбай Мораса, Чистай өязе, Казан губернасы, Русия империясе28 гыйнвар 1920, Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Русия империясе) — беренче татар профессиональ театр труппасына нигез салучыларның берсе.

Тормыш юлы

Ул 1886 елның 8 маенда Татарстанның хәзерге Норлат районы (Октябрь районы) Күлбай Мораса авылында Хәйрулла абый гаиләсендә туа. Миңлебай башлангыч белемне туган авылында ала. Ул шулкадәр зирәк бала була, 12 яшендә Коръәнне яттан өйрәнә. Мондый зирәк баланың «мужик» исеме белән Миңлебай дип йөртелүе авыл мулласы Зарифка бер дә ошамый. Ул үзенең яраткан шәкертенә Габдулла (Алла колы) исеме бирә. Һәм Миңлебай халык арасында «Габдулла карый» дип йөртелә башлый.

1904 елны ул Җаек (Уральск) шәһәренә укырга китә. Монда ул, җырчы, сүз остасы, мәзәкче буларак, төрле әдәби кичәләрдә катнаша. Шушы чорда Габдулланың фамилиясе, «карый» сүзенә нигезләнеп, Кариев дип йөртелә башлый.

Җаекта Г. Кариев татар халык шагыйре Г. Тукай һәм күренекле җырчы, җәмәгать эшлеклесе Камил Мотыйгый (Төхфәтуллин) белән очраша һәм алар якын дуслар, фикердәшләр булып китәләр.

Беренче рус революциясе алды елларында Уральскида шәкертләр хәрәкәте башлана. Бу хәрәкәттә катнашкан 19 яшьлек Габдулла, шәкертләр хәрәкәте бастырылганнан соң, туган авылы Морасага кайта. Озак та үтми, Габдулланы эзләп, авылга пүлисә кешесе килә. Ләкин староста Габдулланы пүлисәгә бирми, качырып кала. Соңыннан Габдулла староста ярдәме белән Хәируллин фамилиясен Кариевка алыштырып, ялган паспорт ала һәм 1905 елның көзендә туган авылыннан тагын чыгып китә. Шулай итеп, үзенең таланты белән татар дөньясын таң калдырган Габдулла Кариев түбәннән, татар тормышының төбеннән күтәрелә.

Татар театрына хезмәте

Г. Кариев тормышын тулысы белән татар халкының мәдәниятен, сәнгатен үстерүгә багышлый һәм милли театрның нигез ташын салучыларның берсе булып таныла.

«Сәйәр» артистлары: Габдулла Кариев (утырган), Кәрим Тинчурин, Зәйни Солтан, Габдрахман Мангушев (1916 ел)

Артист Г. Камал әсәрләрендәге образларны аеруча яратып башкара. Ул әдәби әсәрдә сурәтләнгәннәр белән генә чикләнеп калмый, персонаж прототипларының психологиясен, гореф-гадәтләрен, үз-үзләрен тотышларын һәм сөйләшү үзенчәлекләрен өйрәнә. Шулар ярдәмендә җыелма образлар иҗат итә. Мәсәлән, шундый образлардан Хәмзә («Беренче театр»), Әхмәтҗан («Бүләк өчен»), Сираҗи («Банкрот»), Мөхәммәтҗан Хафиз («Безнең шәһәрнең серләре») һ. б. күрсәтергә мөмкин. Г. Кариев, репертуарны киңәйтү нияте белән, төрле язучыларга мөрәҗәгать итә. Ф. Әмирханның «Яшьләр» драмасын, азәрбайҗан язучысы П. Вәхиревнең «Мөсибәте Фәхретдин» исемле әсәрен сәхнәгә куя. Үзе дә «Артист» исемле комедия яза. 1917-1918 елларда Г. Кариев җитәкләгән «Сәйяр» труппасы М. Горькийның «Мещаннар», А. Чеховның «Чия бакчасы», М. Фәйзинең «Галиябану» һәм башка әсәрләрен сәхнәләштерә.

Г. Кариев – халыкның талантлы, алдынгы фикерле улы. Ул театрны бөтен йөрәге белән ярата. Язучы Г. Ибраһимов аның турында: «Кариев өчен тормыш, дөнья, бәхет, сәгадәт юк, тик театр бар, шул театрны үстерү өчен, шуның белән көю бар иде», — дип язды.

«Без шундый театр төзербез, аның исеме алтын хәрефләр белән язылыр», — дип бик еш кабатлый торган була Г. Кариев. Чынлап та, исемен алтын хәрефләр белән язарлык театр төзеп калдырды ул.

Яңа татар бистәсе зиратында Габдулла Кариев кабере

Г. Кариевка татар театрына бәйле барлык ниятләрен дә тормышка ашырырга насыйп булмый. Ул 1920 елның 28 гыйнварында Казанда тиф авыруыннан үлә. Аны күмү җеназасына Казанның меңнәрчә халкы катнаша. Иң якын дусларыннан К. Тинчурин кабер өстендә соңгы сүзен әйтә, ә Ф. Бурнаш дусты истәлегенә язылган шигырен укый.

Хәтер

Искәрмәләр

  1. Буа районы сайтында
  2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары, № 51, 16.02.2007