Нерон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нерон latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Нерон
0981 - Nerone - Museo Archeologico, Cagliari - Photo by Giovanni Dall'Orto, November 11 2016.jpg
Туган телдә исем лат. Nerō Claudius Caesar Augustus Germanicus
Туган 15 декабрь 37(0037-12-15)
Анцио, Рим империясе
Үлгән 9 июнь 68(0068-06-09) (30 яшь)
Рим
Үлем сәбәбе кровопотеря[d]
Күмү урыны Рим
Ватандашлыгы Вексиллум Рим империясе
Һөнәре Рим императоры
Җефет 1) Клавдия Октавия (53 — 62)
2) Поппея Сабина (62 — 65)
3) Стацилия Мессалина (66 — 68)
Балалар Клавдия Августа
Ата-ана
  • Гней Домиций (әти)
  • Юлия Агриппина (әни)

Commons-logo.svg Нерон Викиҗыентыкта

Нерон Клавдий Цезарь Август Германик (лат. Nerō Claudius Caesar Augustus Germanicus, 15 декабрь 379 июнь 68[1], туганда бирелгән исеме - Луций Домиций Агенобарб ( лат. Lucius Domitius Ahenobarbus) — Юлий- Клавдийлар нәселеннән булган соңгы Рим императоры, 54 елның 13 октябреннән идарә итә башлый.

Шулай ук Сенат прицепсы, трибун (лат. Tribuniciae potestatis), Ватан атасы (лат. Pater patriae), Бөек понтифик (лат. Pontifex Maximus) (55 елдан башлап), биш мәртәбә консул (55, 57, 58, 60, 68 елларда).

Үлү вакытына булган тулы титуллар исемлеге: император Нерон Клавдий Цезарь Август Германик, Бөек понтифик, трибун хакимияте кулына 14 мәртәбә, император хакимияте 13 мәртәбә тапшырылган, биш тапкыр консул, Ватан атасы (IMPERATOR • NERO • CLAVDIVS • CAESAR • AVGVSTVS • GERMANICVS • PONTIFEX • MAXIMVS • TRIBVNICIAE • POTESTATIS • XIV • IMPERATOR • XIII • CONSVL • V • PATER • PATRIAE).

Килеп чыгышы

Луций Домиций Агенобарб тумышы белән Домиций исемле плебейлар нәселеннән була. Светоний сөйләүенә караганда, булачак императорның бабалары кискен холыклы булулары белән аерылып торалар, чын римлыларга хас яхшы якларга һәм кимчелекләргә ия булалар.

Домицийлар нәселе ике ыругка бүленгән була, алар- Кальвинннар һәм Агенобарблар. Икенчеләренең кушаматы (лат. «Җирән сакаллы») легенда буенча, Луций Домиций ике игезәк егет белән очрашканнан соң барлыкка килә. Бу игезәкләр аңа Римга ниндидер мөһим җиңү турында җиткерергә кушалар һәм, үзләренең изгеләр икәнлеген исбат итү өчен, Домицийның чәчләренә кагылып, җирән төскә кертәләр. Бу җирән чәчләре аның балаларына да күчә. Неронның бабалары җиде тапкыр консул, ике тапкыр цензор, бер мәртәбә триумфка лаек булалар һәм, ахыргы чиктә, аларны патрицийлар рәтенә кертәләр. Аның бабаларының берсе- Гней Домиций Агенобарб турында Лициний Красс менә нәрсә ди: ”Аның бакыр сакалына шаккатасы да юк, әгәр ки теле- тимер, ә йөрәге кургаш булгач.”[2]

Неронның бабасының атасы гореф- гадәтләргә һәм “Алла кушканнарга” каршы килгән өчен Юлий Цезарьны судка тартмакчы була. Август идарә иткән вакытларда триумфлы күренекле хәрби җитәкче булган бабасы, Луций Домиций Агенобарб, б.э.к. 16 елда консуллык һәм шушы елда ук, Сенний законы нигезендә, патрицийлык ала.[3] Аның малае, Гней Домиций, 32 елдагы консул, 28 елда Тиберий боерыгы буенча, Октавиан Августның оныкчыгы Юлия Агриппинага өйләнә. Тугыз елдан аларның беренче балалары- Луций Домиций туа. Светоний сөйләүләренә караганда, малайның әтисе дусларыннан котлау алгач: “Миннән һәм Агриппинадан кешелек дөньясына кайгы һәм курку китерерлек бәндә генә туа ала,”- дип җавап бирә.

Балачак

Император Тиберий үлеп ярты ел үткәч, Луций Домиций дөньяга аваз сала. Бу вакытта аның әнисе Агриппинаның бертуган абыйсы Калигула яңа Рим императоры булып игълан ителә. Агриппина күп вакытын абыйсы янында сарайда үткәрә. Бу вакытта яшь Нерон анасыннан 30 яшькә өлкәнрәк булган атасы янында гомер итә. Алар Анций (хәзерге Анцио шәһәре) белән Рим арасындагы виллаларында яшиләр.

39 елда Калигула үзенең сеңелләрен һәм аларның сөяркәсе Лепидны үзенә каршы заговор оештырып, тәхетне тартып алырга теләүдә гаепләп чыга.

Әгәр заговор барып чыккан булса, Луцийның киләчәктә легетим император була алачагын Агриппина алдан ук күрә. Чөнки ул сөяркәсе Лепидка кияүгә чыкса, аның үз балалары булмаганлыктан, Луций Домиций бердәнбер нәсел дәвачысы һәм мирасчы булып калыр иде. Ләкин заговор барып чыкмый, һәм, кыска вакытлы суд нәтиҗәсендә, Марк Эмилий Лепид үлемгә хөкем ителә. Агриппина һәм Юлия Левиллаларны Тиррен диңгезендәге Понтин утрауларына сөрәләр. Аларның милкен Калигула тартып ала һәм сата. Аларга теләсә нинди ярдәм күрсәтү тыела. Үзләрен туендыру өчен бертуган кызлар диңгез төбеннән суүсемнәр җыеп саталар.

Гней Домиций Агенобарб аның тормыш иптәше актив рәвештә катнашкан заговор ачылуына карамастан, улы белән бергә Римда яки үзләренең шәһәр читендәге виллаларында яшәвен дәвам итә. Әмма 40 елда ул водянка белән авырып Пирги шәһәрендә вафат була [4] (хәзер Санта-Маринелла коммунасы, Санта Севера авылы, Италия). Аның барлык милке Калигулага күчә. Кечкенә Нерон туган апасы Домиция Лепида Кечкенәгә тәрбиягә бирелә.

Бер елдан соң, 41 елның 24 гыйнварында, Калигула баш күтәргән преторианнар тарафыннан үтерелә. Хакимияткә аның озак вакытлар акылга тулы түгел дип саналган туган абыйсы Клавдий килә. Яңа император сөргендәге туганнарын — Агриппина һәм Юлия Ливиллаларны сөргенлектән кире кайтара. Әмма Агриппинаның барлык милке тартып алынган, ә ире вафат булганлыктан, аның кайтырга урыны булмый. Шул чакта Клавдий Агриппина белән Гай Саллюстий Пассиен Криспны никахлаштыра. Моның өчен Гай Саллюстийга беренче хатыны, Неронның тагын бер туган апасы — Домиция Лепида Өлкән белән аерылышырга туры килә.

Гай Саллюстий — Римда хакимиятле һәм хөрмәтле кеше, ике тапкыр консул булып сайланган. Агриппина һәм Нерон белән бергә алар Римда яши башлыйлар. Гәрчә башта Агриппина сәясәттән тулысынча аерымланса да, Мессалина — Клавдийның хатыны шул вакытта ук аны үзенең, ә Неронны малае Британникның җитди көндәше итеп күрә. Мессалина Пассиен Криспа йортына Неронны йоклаганда буарга тиешле яллы кеше үтерүчеләр җибәрә. Ләкин риваять буенча, Неронның йокысын саклаучы еланны күреп шаккаталар һәм качалар. Мессалина анана соң да Агриппина һәм Неронны юкка чыгарырга омтылышларын дәвам итә, әмма Клавдий нигәдер бу очракта үз хатынының теләген хупламый.

47 елда Гай Саллюстий вафат була. Рим буенча шунда ук Агриппина ирен байлыгына хуҗа булу өчен агулаган дигән имеш- мимешләр тарала. Криспа үлгәннән соң, аның бердәнбер варислары булып Нерон һәм Агриппина кала. Агриппина халык арасында бик популярлаша. Саллюстия үлгәч, аның тирәсендә Мессалинадан канәгать булмаган кешеләр даирәсе туплана. Алар арасында киләчәктә Агриппинаның сөяркәсенә әйләнгән казна идарәчесе Марк Антоний Паллас та була.

48 елда Мессалина заговор оештырып, Клавдийны хакимияттән читләштермәкче һәм сөяркәсе Гая Силийга тәхетне бирмәкче була. Әлеге заговор Клавдий тәхетне үз малае Британникка түгел, ә Неронга калдырырга мөмкин дигән курку хисе нәтиҗәсендә эшләнә. Әмма бу эш барып чыкмый һәм Мессалина белән Силий үлемгә хөкем ителәләр.

Мессалина үлеменнән соң Паллас Клавдийга яңа хатын итеп Агриппина кандидатурасын тәкъдим итә. Шулай ук аның кандидатурасын Тиберий Клавдий Нарцисс- Мессалинаны фаш иткән һәм кулга алган тагын бер йогынтылы ирекле куәтли. Мессалина үлеменнән соң малае Британник тәхетне алса, үзеннән үч алачагын Тиберий яхшы аңлый. Башта Клавдий икеләнә. Әмма Палласның, нигездә, нәселне ныгыту турындагы үгетләре, шулай ук Агриппинадагы дәрт, үҗәтлек һәм матурлык үлчәүне дәрес якка авыштыралар. Ул вакытка Агриппинага 33 яшь була. Плиний Өлкән аны «матур һәм абруйлы хатын-кыз, әмма кансыз, хакимияткә үрелүче итәргә яратучы, амбициоз һәм аяусыз» дип сурәтли. Шулай ук Плиний аның уңыш китерә дип саналган бүренеке кебек казык тешләре булганлыгын да язып калдырган. Император: «Ризалашам, чөнки бу-минем кызым, үзем тәрбияләгән, минем алдымда туып үскән...»- дигән сүзләр белән ризалаша. 49 елның 1 гыйнварында Клавдий һәм Агриппина өйләнешәләр.

Нәсел дәвамчысы

Клавдий һәм аның дәвамчысы — Нерон төшерелгән тәңкә, якынча 50 еллар.

Әле император хатынына әйләнгәнче үк, Агриппина Клавдийның кызы Клавдия Октавия белән үзенең ерак туганы Луций Юний Силан Торкват арасындагы никахны боза. Цензор Луций Вителлий белән бергә алар Силанны Юния Кальвинаның сөяркәсе булуда гаеплиләр, ә ул вакытта Юния Вителлийның малае — Луцийда кияүдә була.

Силан үз- үзенә кул салырга мәҗбүр була, ә Кальвина Луций белән аерылыша һәм читкә куыла. Шул рәвешле Клавдия Октавия Нерон өчен иреклегә әйләнә. Соңрак, 54 елда, Агриппина, Нероннан үч алмасын өчен, Силанның өлкән абыйсы Маркны үтерергә боерык бирә.

50 елда Агриппина ирен малае Неронны уллыка алырга күндерә. Луций Домиций Агенобарб хәзер Нерон Клавдий Цезарь Друз Германик дигән исем ала. Клавдий аны рәсми рәвештә варисы итеп таный, шулай ук үзенең кызы Клавдия Октавия белән кавыштыра. Шул ук вакытта Агриппина яшь варисны укытыр өчен стоицизм тарафдары Сенеканы сөргенлектән кайтарта. Неронның философ остазлары арасында Эг шәһәреннән Александр сирәгрәк телгә алына[5].

Ул вакытта Агриппинаның төп эшчәнлеге малаеның позицияләрен ныгытуга юнәлгән була. Ул моңа дәүләт эшләренә үз кешеләрен урнаштыру исәбенә ирешә. Аның императорга йогынтысы зур булганлыктан, бу эш җиңел бара. Шулай итеп, преториан гвардиясенә префект урынына Неронның тәрбиячесе булып эшләгән галл — Секст Афраний Бурр билгеләнә.

Агриппина Британникны хакимияткә булган барлык хокукларыннан мәхрүм итә һәм патша даирәсеннән читләштерә. 51 елда ул Британникның остазы Сосебийны атарга боера, чөнки теге Агриппинаның эшчәнлеге белән риза булмый. 53 елның 9 июнендә Нерон Клавдиягә өйләнә. Әмма император Агриппинага өйләнүенә үкенә башлый. Ул Британникны кабат үзенә якынайта, аны хакимияткә әзерли башлый, Нерон һәм Агриппинага карата хисләре суына. Моны күреп, Агриппина Неронга хакимиятне тизрәк алырга кирәклеген аңлый. 54 елның 13 октябрендә Клавдий Агриппина алып килгән гөмбәләрне ашап агулана. Хәер, кайбер антик тарихчылар Клавдийны табигый рәвештә үлгән дип санаганнар.

Идарә итүнең беренче еллары

Нерон һәм Агриппина

«Анасын үтергән өчен Неронны намусы борчый», Джон Уильям Уотерхаус, репродукция, 1878 ел.

Клавдийның үлеме көнне преторианнар Нерона император дип игълан итәләр. Бу көнне ул Нерон Клавдий Цезарь Август Германик исеме һәм империя белән чиксез хакимлек итү хокукы ала.

Беренче елларда бик яшь булганга, император тулысынча Агриппина, Сенека һәм Бурра йогынтысы астында яши. Агриппина хәтта рәсми чараларда император белән янәшә утырырга теләк белдерә (әйтик, илчеләрне кабул итү), ләкин Сенека гына хәлне коткарып кала.

55 елда яшь Нерон беренче тапкыр Агриппинага каршы чыгыш ясый. Сенека һәм Бурр императорга булган Агриппина йогынтысыннан булмыйлар, һәм элеккеге союздашлар арасында каршылыклар барлыкка килә. Шул ук вакытта Нерон Клавдия Акта белән якыная. Бу дуслыкны үз файдаларына кулланырга мөмкинлеген белеп алгач, Сенека белән Бурр аларны алга таба куәтлиләр.

Агриппина исә моңа каршы тора һәм сөеклесе улы Неронны элеккеге кол белән бәйләнеше өчен халык каршында битәрли . Әмма Нерон аның йогынтысына инде бирешми. Ул вакытта Агриппина башбаштаклык күрсәтә, Британникны законлы император дип игълан итәргә җыена. Әмма аның фикерләре барып чыкмый. 55 елның февраль аенда Британник, Нерон күрсәтмәсе буенча, агуланып үтерелә.

Шуннан соң остазларының сүзенә колак салып, Нерон анасы Агриппинаны үзе һәм Октавия турында ялган сүзләр сөйләүдә гаепли һәм аны сарайдан куа. Агриппина барлык өстенлекләр һәм тән сакчыларыннан мәхрүм ителә. Агриппина улын туктатырга теләгәч, тегесе: ”Син китмәгән очракта, үзем хакимияттән баш тартам һәм Родоска юнәләм”- ди. Агриппинадан соң Паллас та сарайдагы урынын югалта.

Палласның куылыуы баштарак Сенека һәм Буррга җиңү кебек тоеласа да, соңрак аларга да  яла ягыла. Бурр белән Палласны заговор оештырып, хакимиятне Фавст Корнелий Сулла Феликска тапшырырга теләүдә, ә Сенеканы дәүләт акчасын саксыз тотуда гаеплиләр. Тик Сенеканың ораторлык сәләте ярдәмендә, Бурр белән икесе тулысынча акланалар, хәтта сарайдагы урыннарын да саклап калалар. Нерон бу адымы белән үзенең тулысынча бәйсез һәм дәүләт белән идарәгә өлгергәнен күрсәтә.

58 елда Нерон белән Рим нобилететы вәкиле, игелекле, акыллы һәм матур Поппея Сабина якынаялар. Бу вакытта Поппея Неронның дусты һәм булачак император Отонда кияүдә була. Агриппина бу кызны хакимият өчен көрәштә көчле кәндәше итеп күрә . Ул барлык көче белән Неронны Клавдия Октавиягә, яки Актага кайтарырга тырыша. Әмма Нерон Отонны читкә куа. Поппея балага узгач, үз хатыныннан аерыла һәм 12 көннән соң аңа өйләнә. Бу хәлләр 62 елда була.

58 елда Агриппина малаен хакимияттән куып, дәүләтне Гай Рубелий Плавт кулына тапшырырга тели дигән сүзләр тарала. Плавт анасы ягыннан Тиберийның туры дәвамчысы була. Бу турыда белгәч, Нерон үз анасын үтерергә карар кыла.

Нерон анасын өч тапкыр агулап карый, чәнчергә дип кеше җибәрә, хәтта йоклаганда бүлмәсенең стеналарын җимерергә маташа. Ләкин бәхет елмаю нәтиҗәсендә, Агриппина исән кала[6].

59 елның мартында Нерон әнисенә корабта сәяхәт кыларга тәкъдим итә. Кораб барган җирдән җимерелә башлый. Ләкин бу очракта да Агриппина бердәнбер ярга кадәр йөзеп чыга алган кеше була. Ачудан шашынган Нерон анасын ачыктан ачык үтерергә боерык бирә.

Агриппина, якынлашып килгән солдатларны күреп, үлем якынайганын сизә. Ул үзенең эченә, төгәлрәк әйткәндә, аналыгына чәнчергә куша. Шулай итеп, Җир йөзенә Неронны китергән өчен үкенүен белдерә[7]. Шул ук төнне  Нерон аның гәүдәсен яндыра. Сенатка аның турында:” Малаен үтерергә теләде, ләкин булдыра алмагач үз- үзенә кул салды, ”-дип Сенека язып җибәрә. Сенат Неронны котлый һәм анасы өчен барлык үлем ритуалларын эшләргә куша[8]. Соңрак император колларга аның көлен Неаполь тирәсендәге Мизена төрбәсендә күмәргә куша.

Вакытлар үткәч, Нерон төнлә әнисенең рухы аны борчыганын күп тапкырлар искә ала. Аның эзәрлекләвеннән котылу өчен, Нерон Персия сихерчеләрен яллый. Әле Нерон хакимияткә килгәнче үк, Агриппинага күрәзәчеләр малаеның император һәм анасының үлеменә сәбәпче булачагын әйткәннәр дигән легендалар да яши. Агриппина аларга :” Император булса, минем гомеремә кул сузуына да каршы түгел, “- дип җавап кайтара[9].

Эчке сәясәте

Нерон һәм Сенека, Кордове, Испания. Скульпторы — Эдуардо Баррон

Акта белән якынайганчы, Нерон барлык дәүләт эшләрен Сенатка тапшырган була. Үзе 54- 55 елларда фәхешханә һәм трактирлар буйлап йөри[10]. Әмма Британник үлеп, анасының йогынтысы астыннан чыгуга, императорның дәүләт эшләренә булган карашы үзгәрә.

55- 60 еллар аралыгында ул дүрт тапкыр консул була. Күп тарихчылар фикеренчә, Нерон бу чорда үзен оста идарәче итеп күрсәтә. Аның сәясәте гади халыкның тормышын җиңеләйтергә һәм шуның нәтиҗәсе буларак, хакимиятне ныгытырга һәм популярлык җыярга юнәлгән була.

Бу вакытта Сенат, Нерон киңәше буенча, штраф, залог, юрист хезмәтенә түләүләрне азайткан законнар кабул итә. Шулай ук бер кол гаебе өчен башка коллар җавап бирүне дә тыя.

Нерон гади гражданнарны яклауын дәвам итеп, ришвәткә каршы көрәш ача. Хәзер бер сыйныфтан салымны шул сыйныфтан чыккан кеше генә җыя ала. Гади халыкның ачуын китермәс өчен, Нерон барлык магистрат һәм прокураторларга ачыктан ачык купшы бәйрәмнәр үткәрүне тыя. Ришвәттә гаепләнүче купсанлы вазыйфаи затлар кулга алына.

Алга таба император барлык кыек салымнарны юкка чыгарырга тели. Тик Сенат бу адым дәүләтне банкротлыкка чыгарачак дигән фикер белән Неронны кире күндерә. Компромисс итеп салымнар 4,5 % тан  2,5 %кә калдырыла, ә барлык кыек һәм яшерен салымнар турында халыкка сөйлиләр. Шулай ук диңгез юлы белән азык- төлек ташучыларга таможня салымы бетерелә.

Бу адымнары Неронга гади халык арасында зур популярлык алып килә. Халык белән тагын да якынаю өчен, ул грек труппалары уйнаган берничә театр һәм халык гимназияләре төзетә. Римда моңарчы күрелмәгән купшылык белән гладиатор сугышлары үткәрелә башлый. 60 елда беренче тапкыр «Квинквиналия Нерония» (лат. Quinquennialia Neronia) фестивале үткәрелә. Ул берничә көн дәвам итә һәм өч өлештән тора. Алар — шагыйри- музыкаль өлеш, спорт һәм ат ярышлары. Икенче «Квинквиналия Нерония» 5 елдан соң — 65 елда үткәрелә һәм Неронның ун еллык идарәсенә багышлана.

Бу фестивальне һәр биш ел саен үткәрергә планлаштыралар. Латин теленнән тәрҗемә иткәндә — Quinquennial — «Һәр бишенче» дигәнне аңлата.

Тышкы сәясәт һәм фетнәләрне бастыру

Тышкы сәясәтендә Нерон элегрәк Калигула һәм Клавдий яулап алган җирләрне ныгыту белән шөгыльләнә. Ул хакимлек иткәндә булган бердәнбер сугыш- Рим һәм Парфия арасындагы. 58- 63 елларда барган сугыш Әрмәнстанны бүлешү алмау аркасында килеп чыга.

Тиберий идарә иткән елларда ук, Әрмәнстан Рим протектораты астындагы ил статусын алган була. Тик 37 елда, Тиберий үлеменнән соң, парфянлылар хакимияткә үзләре арсыннан Ород исемле адәмне куялар. Ород тәхеттә 51 елга кадәр утыра. Ул үлгәч, римлылыр Әрмәнстанга хакимлек итәргә Радомистны җибәрәләр. Тик ул тиран булып чыга, һәм җирле халык аны узурпатор дип саный.

Табигый ки, аны тиздән- 53 елда ук, Әрмәнстан халкы тәхеттән бәреп төшерә. Парфянлылар гади халыкны котыртып, “утка утын өстәп” торалар. Радомист урынына парфян патшасы Вологез I нең энесе- Тиридат килә. Тик Радомистка Рим акчасы һәм бик салкын кыш ярдәм итә. Ул тәхетне үзенә кайтара һәм парфянлыларны куа. Шушы вакытларда Римда кинәт кенә Клавдий үлеп китә. Яшь Неронның зур каршылык күрсәтә алмавына ышанып, Вологез сугыш башлый. Бу юлысы инде парфянлылар тәхетне ачык рәвештә басып алалар һәм Әрмәнстанны Тиридатка тапшыралар.

Бу очракта Рим, әлбәттә, кул кушырып утырырга җыенмый. Клавдий вакытларында ук үзен күрсәткән хәрби- Гней Домиций Корбулон- Азия, Галатия, Каппадокия проконсулы итеп билгеләнә. Аңа III Галл һәм VI Тимер легионнары тапшырыла. Шулай ук Сүрия проконсулы Гай Дурмий Уммидий Квадрат кулы астындагы X Бугаз саклаучы һәм XII Яшен тизлегендәге легионнар сугышка әзерләнәләр.

Корбулон өч елга якын Вологез кешеләре белән сөйләшүләр алып бара, ләкин шул ук вакытта гаскәрне дә сугышка әзерли. Тик билгесез сәбәпләр аркасында парфянлылар 58 елда римлыларга хөҗүм ясыйлар.Римга хөрмәт белән караган кабиләләр ярдәмендә генә римлылар һөҗүмне кире кайтаралар һәм үзләре хәрби хәрәкәтләр башлыйлар.

58-60 еллар Корбулон һәм Квадрат өчен уңышлы булып чыга. Алар башта Әрмәнстан башкаласы Артаксатны басып алалар, соңрак төньяк Месопотамиядәге чүлне кисеп чыгалар һәм Тигр елгасын кичәләр.Тигранакерт алынгач, Әрмәнстан тәхетенә Ирод Бөекнең оныкчыгы Тигран VI утыртыла.

60 елда Квадрат үлеменнән соң, Корбулон Каппадокиянең прокураторына әйләнә. 62 елда парфянлылар Тигрантакетка һөҗүм итәләр һәм, Корбулонга Римнан ярдәм килеп җитәргә өлгермәгән аркасында, җиңүгә ирешәләр. Шул ук елның җәендә Квадратка алмашка яңа хәрби җитәкче- Луций Цезенний Пет килә.

Бу вакытта корбулон Ефрат елгасын кичеп, Месопотамиягә бәреп керә. Тик бераздан аңа Петның тозакка эләгүе һәм чолганышта калуы турында хәбәр җиткерәләр. Союздашына ярдәмгә килгәндә инде соң була. Кыш буе нәтиҗәсез сөйләшенүләр бара.

63 елда Корбулон Әрмәнстанга дүрт легион башында килә. Тик төрле сәбәләр аркасында (Вологез белән Тиридат римлыларны җиңеп булмаячагын аңлыйлар, ә Корбулонның чүлдә сугыш алып барасы килми) яңадан солых төзелә. Ике як та Тиридатның Рим вассалы рәвешендә Әрмәнстан идарәчесенә әйләнүен хуплый. Шулай ук Тиридат Римга барып, Нерон кулыннан патша тиарасы алырга тиеш була.

Бу сугыш Неронны көнчыгыш өлкәләрнең халыкы арасында популярлаштыра. Тынычлыкны да парфянлылыр 50 елдан артыграк саклыйлар.

Нерон идарә иткәндәге икенче зур конфликт- Римга күптән түгел кушылган Британиянең ицен халкы патшабикәсе Боудикка фетнәсе. Бу фетнә Гай Светоний Паулин тарафыннан бастырыла[11].

Күтәрелеш 61 елда кабынып китә. Баш күтәрүчеләр Камулодун (хәз. Колчестер, Англия) шәһәрен алалар. Фетнәне тиз арада бастырырга дип килгән Квинт Петилий Цериал һәм аның IX легионы тармар ителә. Гаскәр башлыгына качарга туры килә. Баш күтәрүчеләр Лондиниягә (хәз. Лондон, Англия) юнәләләр. Шунда ук друидларга каршы барган кампаниясен туктатып, Светоний да килеп җитә. Тик шәһәрне саклап калырга көче җитмәгәнен аңлый. Шәһәр саклаучыларсыз кала һәм талана. Бриттларның киләсе корбаны- Веруламий (хәз. Сент- Олбанс). Барлык корбаннар саны 80 000 кешедән артып китә[12].


Светоний Паулин XIV һәм XX легионнарны берләрштерә, шулай ук аның гаскәренә бриттлар белән риза булмаган ирекле халыклар да кушыла. Паулин ягында 10 000 якын кеше була. Боудикканың гаскәре исә 230 000 кеше исәпли.

Паулин хәзерге Көнбатыш Мидленддагы Уотлинг- стрит тирәсендә сугышырга карар кыла.

Аның тактикасы мондый була: бәрелеш ике ягында куе урман булган тар гына сукмакта бара, ә мондый җирдә гаскәр саны зур роль уйнамаганлыкны Светоний яхшы аңлый, һәм аз санлы Римлылыр күп санлы дошманнарын туктатып тора алалар. Ә шул ук вакытта куе урмандагы Рим укчылары Боудикка гаскәренә ук яудыралар. Бриттлар артка да чигенә алмыйлар: сукмакның башында аларны азык- төлек белән гаиләләре көтеп тора. Әлбәттә, яхшы тактика һәм хәрби тәртип римлыларның җиңүенә китерә. Тацитның язуына караганда, бриттлар үзләре арасыннн 80 000 артык, ә римлылар 400 гә якын кеше югалталар. Бәрелешнең нәтиҗәсен күреп, Боудикка үз-үзен агулый.

Гомумән, Нерон һәм аның киңәшчеләре дәүләтнең мөһим постларына кешеләрне дөрес сайлый белгәннәр. Римның төрле өлкәләре белән төпле фикерле, стандарт булмаган ситуацияләрдә дә югалып калмый торган адәмнәр идарә итәләр. Алар Рим тарихында үз эзләрен калдырган шәхесләр булалар. Алар рәтенә Корбулон, Квадрат, Паулиннан башка Сервий Сульпиций Гальба, Гай Юлий Виндекс, Луций Вергиний Руф, Марк Сальвий Отон, Тит Флавий Веспасианнар керә.

Нәкъ менә Веспасиан 67 елда Нерон тарафыннан яһүдиләр фетнәсен бастырырга җибәрелә. Күтәрелеш Нерон үлгәннән соң- 70 елда гына бастырыла. Бу вакыйга Рим өчен тарихи була, чөнки Нерон үз-үзенә кул салгач, яһүди легионнар Веспасианны яңа император дип игълан итәләр, һәм Римга юнәләләр.

Чыганаклар

  1. Светоний. Нерон, 9.
  2. Светоний. Нерон, 2.
  3. Дион Кассий. Римская история, 10a, 1—3.
  4. Светоний. Нерон, 5.
  5. Александр из ЭгНовой философской энциклопедии
  6. Публий Корнелий Тацит. Анналы, XIV, 3—7.
  7. Тацит. Анналы, XIV, 8.
  8. Тацит. Анналы, XIV, 10—12.
  9. Тацит. Анналы, XIV, 9; Antony A. Barret Agrippina. Sex, Power And Politics In The Early Empire. — Yale University Press, New Haven and London, 1996. — ISBN 0-300-07856-0.
  10. Тацит. Анналы, XIII, 25.
  11. Тацит. Анналы. XIV. 29.
  12. Дион Кассий. Римская история.