Павел Шеремет

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Павел Шеремет latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Павел Шеремет
Sheremet at Open Library debate 140928 (2).jpg
Туган телдә исем Павел Рыгор улы Шеремет
белар. Павел Рыгоравіч Шарамет
Туган 28 ноябрь 1971(1971-11-28)
Минск
Үлгән 20 июль 2016(2016-07-20) (44 яшь)
Киев
Күмү урыны Төньяк зират[d] һәм Беларус
Милләт беларус
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
БеларусияFlag of Belarus.svg Беларусия
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер исторический факультет БГУ[d]
Һөнәре икътисадчы, журналист
Балалар улы Николай
кызы Елизавета
Бүләк һәм мөкәфәтләре АИХО премиясе (2002)

Commons-logo.svg Павел Шеремет Викиҗыентыкта

Павел Шеремет, Павел Григорий (Рыгор) улы Шеремет, белар. Павел Рыгоравіч Шарамет (1971 елның 28 ноябре, Минск2016 елның 20 июле, Киев) — тележурналист, сәясәтчеләр турында документаль фильмнар авторы, Беларусия телевидениесендә, Русиядә Беренче каналда, Иҗтимагый Русия телевидениесендә (рус. ОТР), соңгы вакытта Украинада эшли. 2016 елның 20 июлендә, Киевта, утырган машинасы астына куелган бомба шартлап, үтерелде.

Тәрҗемәи хәле

1971 елның 28 ноябрендә Минскида туган. Беларусия дәүләт университеты тарих факультетының 3 курсын, соңрак Беларусия дәүләт икътисад университетының халыкара икътисадый мөнәсәбәтләр факультетын тәмамлаган. Журналистлык карьерасын Беларусия телевидениесендә башлый.

Хезмәт юлы

  • 1992 елга кадәр банкта валюта бүлегендә эшли.
  • 1992 елдан Беларусия телевидениесенең икътисад турында программалары консультанты.
  • 1994-1995 Беларусия телевидениесенең «Праспект» тапшыруын алып бара.
  • 1995-1996 «Белорусская деловая газета» баш мөхәррире.
  • 1996-1998 ОРТ телекомпаниясенең (Мәскәү) Минскидагы хәбәрчесе.
  • 1998 елдан ОРТ телекомпаниясенең «Яңалыклар», «Время» программалары махсус хәбәрчесе.
  • 1999-2000 хәбәрчеләр челтәре шеф-редакторы, «Время» программасының дикторы.
  • 2008 елга кадәр Беренче канал өчен (Мәскәү) документаль фильмнар, махсус проектлар эшли.
  • 2008 елда телевидениедән китә.
  • 2009-2011 «Огонёк» журналының сәясәт бүлеге мөхәррире.
  • 2011 елда РЕН ТВ каналында «Приговор» тапшыруын алып бара.
  • 2012-2016 «Українська правда» интернет-газетасында журналист блогы алып бара.
  • 2013-2014 ОТР каналында «Прав?да!» программасын алып бара.
  • 2014 елда Мәскәү телевидениесеннән китә.
  • 2014 елдан «Украинская правда» басмасының башкаручы директоры.
  • 2014 елдан «24 канал»да (Киев) «Диалоглар» проектын башлый.
  • 2015-2016 «Радио Вести» (Киев) алып баручысы.
  • «Историческая правда» (Тарихи дөреслек) проекты авторы[1].

Карашлары

Бүләкләре

Сылтамалар

Искәрмәләр