Татар Википедиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар Википедиясе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Википедия Татар Википедиясе
Tatar Wikipediӓse

URL tt.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр Татар теле
Эшли башлау вакыты 15 сентябрь 2003 ел
Хуҗасы Wikimedia Foundation RGB logo with text.svg Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 81 151
Битләр саны 192 541
Үзгәртүләр саны 2 296 306
Теркәлгән кулланучылар 28 094
Актив кулланучылар 72
Идарәчеләр 3
Тирәнлек 22.5
Википедия

Википедиянең
татар (кириллица) телендә бүлеге бар!
tt:Баш бит

Википедия

Википедиянең
татар (латиница) телендә бүлеге бар!
tt:Baş bit


Татар Википедиясе (лат. тат. Tatar Wikipediäse) — Википедиянең татар телендәге бүлеге. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла.[1] Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә, берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел.

Статус

Татар Википедиясе (шулай ук ТатВики һәм tt.wiki) - Викимедиа фонды карамагындагы Википедия исемле интернет-энциклопедия проектының татар телендәге өлеше.
Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла.

Татар Википедиясе - татар телен белүче һәм өйрәнүче волонтерлар (үзиреклеләр) көче белән үстерелә.
Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар буенча кылулары көтелә.

TATLAT

Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге карары нигезендә латин әлифбасында мәкаләләрне язу эше янадан рөхсәт ителде (яңа игезәк мәкаләләрне булдыру тыелган). Латин әлифба нигезендәге Баш бит һәм анарга багышланган проект бар.

2012 елдан Татар Википедиясе мәкаләләрен латин әлифбасында укырга теләүчеләр өчен әйләндергеч (конвертор) кулланырга мөмкин.

Бүләкләр

  • 2009 елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулый.
  • 2010 елның октябрендә узган I Халыкара «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе икенче урынны яулый.
  • 2010 елның «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Туган тел» номинациясендә янә Татар Википедиясе җиңә[2].
  • 2011 елда узган II Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урын яулый.
  • 2011 елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Фән һәм мәгариф» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урында[3].

Статистика

Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә 81 151 мәкалә бар, 4216 файл йөкләнгән. Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган Кыскача аналитик мәгълүмат һәм тулы таблица.

Чагыштырма статистика

Татар Википедиясенең башка төрки телле Википедия бүлекләре белән чагыштырма таблица

Код
Википедия бүлеге
Ачылган елы
Мәкаләләр
Битләр
Файллар
Үзгәртүләр
Теркәлгән кулланучылар
Актив кулланучылар
Идарәчеләр
Тирәнлек
1 tr Төрек 2002 317 297 1 577 773 31 607 20 023 033 1 011 947 674 25 200.3
2 kk Казакъ 2002 222 794 526 147 9611 2 643 707 80 987 171 16 9.3
3 uz Үзбәк 2004 129 417 622 162 539 2 022 482 41 013 112 9 47.1
4 az Азәрбайҗан 2004 138 621 360 014 21 270 4 433 866 161 981 646 16 31.4
5 tt Татар 2003 81 151 192 541 4216 2 296 306 28 094 72 3 22.5
6 ba Башкорт 2005 44 733 129 379 1336 839 960 23 234 84 7 23.2
7 cv Чуваш 2004 41 461 72 573 536 640 778 23 442 44 2 5
8 ky Кыргыз 2002 79 358 101 983 2681 335 608 21 022 51 2 0.3
9 sah Саха 2008 11 742 40 160 1766 341 738 15 953 26 3 49.8
10 tk Төрекмән 2004 5494 12 964 307 207 363 16 602 25 1 29.6
11 ug Уйгур 4099 11 943 295 144 894 14 248 16 0 44.4
12 gag Гагауз 2010 2760 6244 0 62 903 8444 16 0 16.1
13 krc Карачай-балкар 2010 2027 13 480 0 103 605 7230 15 1 245.4
14 crh Кырым-татар 2008 6000 20 627 0 136 875 12 512 19 1 39.4
15 kaa Каракалпак 1909 4773 0 42 168 7693 11 1 19.9
16 tyv Тыва 0 0 0 0 0 0 0 0


Мәкаләләр тематикасы буенча статистика

2014 елның 2 июненә мәкаләләрнең күбесе киләсе темаларга багышланган[4]:

  • елгалар - 23 350 мәкалә,
  • торак пунктлар — 21 789 мәкалә,
  • хронологик исемлекләр — 3 918 мәкалә,
  • шәхесләр — 2 242 мәкалә,
  • кратерлар - 1 140 мәкалә,
  • хайваннар - 327 мәкалә.

Кызыклы фактлар

Tatar.info проектының эмблемасы

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр