Төрекмәнстан Совет Социалистик Җөмһүрияте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төрекмәнстан Совет Социалистик Җөмһүрияте latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Төрекмәнстан Совет Социалистик Республикасы
төрекм. Түркменистан Совет Социалистик Республикасы
рус. Туркменская Советская Социалистическая Республика

27 октябрь 1924 — 27 октябрь 1991


Flag of the Turkmen SSR.svg Emblem of the Turkmen SSR.svg
Байрак Герб
Шигарь
«Әхли юртларың пролетарлары, бирлешиң!»
Гимн
Төрекмәнстан Совет Социалистик Республикасы һимны
Soviet Union - Turkmen SSR.svg
Башкала Ашкабад
Акча берәмлеге ССРБ сумы
Мәйдан 488,1 мең км²
Халык 3 533 925 кеше[1] (1989)
Идарә итү төре Совет республикасы

Төрекмәнстан Совет Социалистик Җөмһүрияте (төрекм. Түркменистан Совет Социалистик Республикасы, рус. Туркменская Советская Социалистическая Республика) — ССРБ республикаларының бересе. 1924 ел, 27 октябрь Урта Азиядә милли-территориаль бүленеш процессы буенча төзелә.

Башкаласы Ашкабад шәһәрендә урнашкан булган.

Тарих

ТССР 1924 елның 27 октябрендә элекке Төрекмән автономияле өлкәсе һәм Бохара һәм Харәзем Халык Шура Республикалары өлешләреннән оештырылган.

1990 елның 22 августында ТССР Югары шурасы суверенлык турында деклрацияне кабул итә. 1991 елның 27 октябрендә ТССР ЮШ бәйсезлек игълан итә.

Халык

1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[1]
1 516 375 2 158 880 2 758 786 3 533 925

Милли состав (1989): төрекмәннәр — 72,0%, руслар — 9,5%, үзбәкләр — 9,0%, казакълар — 2,5%, татарлар — 1,1%, украиннар — 1,0%.

Административ бүленеш

1987 елда Төрекмәнстан Совет Социалистик Республикасы составына 5 өлкә һәм Ашкабад шәһәре кергән.[5]

Җитәкчеләр

  • Иван Межлаук (1924—1926)
  • Шәймәрдан Ибраһимов (1926-1928)
  • Николай Паскуцкий (1928)
  • Григорий Аронштам (1928-1930)
  • Яков Попок (1930-1937)
  • Яков Чубин (1937-1939)
  • Михаил Фонин (1939-1947)
  • Шаҗа Батыров (1947-1951)
  • Сухан Бабаев (1951-1958)
  • Җоматорды Караев (1958-1960)
  • Балыш Гавәзов (1960-1969)
  • Мөхәммтназар Гафуров (1969-1985)
  • Сәфәрморат Ниязов (1985-1991)

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. 1,0 1,1 http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng89_reg1.php
  2. http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr59_reg1.php
  3. http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr70_reg1.php
  4. http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr79_reg1.php
  5. Дударев В. А., Евсеева Н. А. СССР Административно-территориальное деление союзных республик / редактор И. Каманина. — М.: «Известия Советов народных депутатов СССР», 1987. — 671 с. — 103 800 экз.