Калып:Баш бит/Яхшы мәкалә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Баш бит/Яхшы мәкалә latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Wappen Braunschweig.svg

Брауншвейг (алман. Braunschweig) — Төньяк Алманиянең Түбән Саксония федераль җирендә урнашкан шәһәр. Брауншвейг зурлыгы буенча Түбән Саксониянең Һанновердан соң икенче шәһәре булып тора. 2015 елда шәһәр халкы саны 252 768 кеше тәшкил иткән. Брауншвейг Вольфсбург һәм Зальцгиттер шәһәрләре белән бергә Түбән Саксония җиренең тугыз обер-үзәкләрнең берсен хасил итә.

Брауншвейгның килеп чыгышы IX гасырның башына барып тоташа. Генрих Лев идарәсе вакытында шәһәр аеруча тиз үсте һәм XIII гасыр уртасыннан Ганза сәүдә берләшмәсенә кергән күәтле һәм абруйлы сәүдә үзәгенә әверелде.

1918 елның ноябренә кадәр шәһәр Брауншвейг герцоглыгының башкаласы була. Ноябрь революциясе һәм герцогның тәхетеннән ваз кичүеннән соң Брауншвейг республикасы башкаласы була. 1946 елда Түбән Саксония җиренә керә.

Хәзерге вакытта Брауншвейг төбәге - Ауропадагы мөһим белем бирү һәм фәнни үзәге. Ауропа берлегендә 2007 нче елдан башлап Брауншвейг фәнни-техник тикшеренүләр һәм эшләнмәләр аеруча интенсив рәвештә үткәрелә торган төбәкләренең берсе. Фән үсеше өчен фондлар оештыручылар берләшмәсе Германиядә 2007 елда Брауншвейгка "Фән шәһәре" дигән мауктаулы исем бирде. ↪ Дәвамы