Татар Википедиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар Википедиясе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Википедия Татар Википедиясе
Tatar Wikipediӓse

URL tt.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр Татар теле
Эшли башлау вакыты 15 сентябрь 2003 ел
Хуҗасы Wikimedia Foundation RGB logo with text.svg Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 82 091
Битләр саны 194 877
Үзгәртүләр саны 2 325 882
Теркәлгән кулланучылар 28 534
Актив кулланучылар 76
Идарәчеләр 3
Тирәнлек 22.5
Википедия

Википедиянең
татар (кириллица) телендә бүлеге бар!
tt:Баш бит

Википедия

Википедиянең
татар (латиница) телендә бүлеге бар!
tt:Baş bit


Татар Википедиясе (лат. тат. Tatar Wikipediäse) — Википедиянең татар телендәге бүлеге. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла.[1] Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә, берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел.

Статус

Татар Википедиясе (шулай ук ТатВики һәм tt.wiki) - Викимедиа фонды карамагындагы Википедия исемле интернет-энциклопедия проектының татар телендәге өлеше.
Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла.

Татар Википедиясе - татар телен белүче һәм өйрәнүче волонтерлар (үзиреклеләр) көче белән үстерелә.
Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар буенча кылулары көтелә.

TATLAT

Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге карары нигезендә латин әлифбасында мәкаләләрне язу эше янадан рөхсәт ителде (яңа игезәк мәкаләләрне булдыру тыелган). Латин әлифба нигезендәге Баш бит һәм анарга багышланган проект бар.

2012 елдан Татар Википедиясе мәкаләләрен латин әлифбасында укырга теләүчеләр өчен әйләндергеч (конвертор) кулланырга мөмкин.

Бүләкләр

  • 2009 елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулый.
  • 2010 елның октябрендә узган I Халыкара «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе икенче урынны яулый.
  • 2010 елның «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Туган тел» номинациясендә янә Татар Википедиясе җиңә[2].
  • 2011 елда узган II Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урын яулый.
  • 2011 елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Фән һәм мәгариф» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урында[3].

Статистика

Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә 82 091 мәкалә бар, 4271 файл йөкләнгән. Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган Кыскача аналитик мәгълүмат һәм тулы таблица.

Чагыштырма статистика

Татар Википедиясенең башка төрки телле Википедия бүлекләре белән чагыштырма таблица

Код
Википедия бүлеге
Ачылган елы
Мәкаләләр
Битләр
Файллар
Үзгәртүләр
Теркәлгән кулланучылар
Актив кулланучылар
Идарәчеләр
Тирәнлек
1 tr Төрек 2002 320 250 1 587 388 31 724 20 147 202 1 017 747 730 25 198.7
2 kk Казакъ 2002 223 332 528 871 9627 2 656 293 82 910 216 16 9.4
3 uz Үзбәк 2004 130 245 623 299 590 2 026 735 42 171 87 9 46.6
4 az Азәрбайҗан 2004 140 572 365 792 21 415 4 497 525 165 851 704 16 31.6
5 tt Татар 2003 82 091 194 877 4271 2 325 882 28 534 76 3 22.5
6 ba Башкорт 2005 45 804 131 813 1333 853 480 23 663 83 7 22.8
7 cv Чуваш 2004 41 571 73 219 536 644 171 23 699 35 2 5.1
8 ky Кыргыз 2002 79 348 103 072 2679 340 737 21 481 62 2 0.3
9 sah Саха 2008 11 828 40 386 1766 342 531 16 249 33 3 49.4
10 tk Төрекмән 2004 5502 12 948 307 207 707 16 832 23 1 29.4
11 ug Уйгур 4103 11 955 295 144 953 14 434 15 0 44.4
12 gag Гагауз 2010 2762 6245 0 62 942 8544 10 0 16
13 krc Карачай-балкар 2010 2028 13 487 0 103 654 7317 7 1 245.4
14 crh Кырым-татар 2008 6116 20 886 0 137 384 12 648 11 1 38.4
15 kaa Каракалпак 1914 4788 0 42 268 7785 9 1 19.9
16 tyv Тыва 0 0 0 0 0 0 0 0


Мәкаләләр тематикасы буенча статистика

2014 елның 2 июненә мәкаләләрнең күбесе киләсе темаларга багышланган[4]:

  • елгалар - 23 350 мәкалә,
  • торак пунктлар — 21 789 мәкалә,
  • хронологик исемлекләр — 3 918 мәкалә,
  • шәхесләр — 2 242 мәкалә,
  • кратерлар - 1 140 мәкалә,
  • хайваннар - 327 мәкалә.

Кызыклы фактлар

Tatar.info проектының эмблемасы

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр